Зур табын артындагы юбилей
"Нурлатнефть" НГДУсы ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны, нефть тармагында 32 ел эшләгән Зиннәтулла Фәтхуллин туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей уңаеннан бүген ветеран гомер итүче Аксубайда бәйрәм табынына аның иң якыннары һәм туганнары җыелды. Ветеранны котларга "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов та килде.